«Армия-2022» Халыкара форумы кысаларында КНИТУ-КАИ белән «КРЭТ» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Килешүләр фәнни-инновацион эшчәнлеккә һәм техник өлкәләрдә белгечләр әзерләүгә кагыла.

Ростех дәүләт корпорациясе «КРЭТ» АҖ һәм аның бүлендек предприятиеләренең әйдәүче белгечләре, КАИ хезмәткәрләре белән берлектә, имзаланган килешү нигезендә, техник өлкәләрдә белгечләрне әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү программаларын эшләячәкләр. Шулай ук килешү радиоэлектрон аппаратура өлкәсендә уртак фәнни-инновацион эшчәнлекне күздә тота. Алга таба хезмәттәшлек юнәлешләре киңәйтелергә мөмкин.

Фәнни-инновацион эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек югары технологияле продукциянең перспектив үрнәкләрен эшләү һәм җитештерү, перспективалы радиоэлектрон аппаратура төзү өлкәсендә тикшеренүләргә, уртак тармак чаралары үткәрүгә, КНИТУ-КАИ аспирантурасында һәм докторантурасында югары квалификацияле фәнни кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International