Бүген, 19 августта, Яшел Үзәннең 18 нче күппрофильле лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак. Киңәшмәнең төп темасы «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз».
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һ. б. катнашачак.
19 августта август педсоветының Яшел Үзән М. В. Ломоносовның 18 нче күппрофильле лицей актлар залыннан пленар утырышын турыдан-туры трансляцияләү булачак. Аны ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында карарга мөмкин булачак https://tatarstan.ru/press/broadcast.htm, шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә https://vk.com/video-211118716_456239047