Узган уку елында татар телендә белем бирү күрсәткече республикада 24 процент булган

2022 елның 19 августы, җомга

Узган 2021-2022 уку елында республикада татар телендә белем бирү күрсәткече 24 процент, ә татар телендә белем һәм тәрбия, гомуми алганда, 50 процентны тәшкил итә.

Бу хакта "Адымнар" күптелле белем бирү комплексында "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова докладыннан билгеле булды.

Актаныш, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч районнары татар телендә укыту буенча алдынгылар исәбендә. Саба белән Азнакайда туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 100 процент дип куелса да, татар телендә укыту күрсәткече шактый түбән. Сабада нибары 34 процент, Азнакайда 32,5 процент тәшкил итә. Югары Осланда, гомумән, татар телендә белем һәм тәрбия эше оештырылмаган. Яр Чаллыда татар телендә белем бирү күрсәткече 8 процентка якын, Казанда ул 19 процентка тәңгәл. 

Мәгариф һәм фән министры урынбасары хәзерге вакытта 1нче сыйныфларны туплау төгәлләнеп барганын искәртте. "Туган телдә белем һәм тәрбия сыйныфлары ачу мөмкинлеге турында игълан ясау, эшнең ничек башланып китәчәгенә тулысынча анализ ясавыгызны сорыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте Минзәлия Закирова мәктәп җитәкчеләренә. 

Ул, шулай ук, 1 сентябрьдән татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак укыту кертелгәнен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International