Рөстәм Миңнеханов: балаларда патриотизм хисе тәрбияләүгә җитди игътибар бирергә кирәк

2022 елның 19 августы, җомга

Үсеп килүче буында патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

«Бүген безнең алда торган төп бурыч-балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү. Барыгызны да үсеп килүче буында безнең республика һәм ил өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга җитди игътибар бирергә чакырам», - диде республика җитәкчесе. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тәрбия процессын оештырганда ата-аналар потенциалын бәяләп бетерерлек түгел. Ул ата-аналар җәмгыяте белән эшләүдә челтәр ресурсы мөмкинлекләрен актив кулланырга кушты. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, закон бозуга сәләте булган, деструктив тәртип билгеләрен күрсәтүче яшүсмерләргә аерым игътибар бирергә кирәк. 

Ул шулай ук республикада «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын булдыру буенча проект гамәлгә ашырылуын искә төшерде. «Бу яңа эш форматы, заманча полилингваль мәктәпнең аерым фәлсәфәсе. Биредә безнең өметләребез зур, һәм мин алар акланыр дип уйлыйм», — дип тәмамлады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International