Мәктәп укытучылары фестивале кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен семинар үткәрелде

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен XII халыкара мәктәп укытучылары фестивале кысаларында республика семинары үткәрде.

Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Чистай, Азнакай, Зәй, Саба, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 200дән артык педагог мастер-классларда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International