18 август көнне Яшел Үзән шәһәренең белем бирү оешмалары һәм мәдәни үсеш үзәге базасында Татарстан муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре секциясе үткәрелде.
Секциядә катнашучылар идарә эшчәнлеген оештыру, үсеш ала торган тирәлекне модельләштерү, 1 нче лицейның заманча укыту һәм уен технологияләрен куллану, 30 нчы «Кораблик», 10 нчы «Йолдызлык», 13 нче «Гусельки» балалар бакчалары тәҗрибәсе белән таныштылар.
Шулай ук секциядә катнашучыларга белем бирү оешмаларының һәм «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең уртак эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, Роспотребнадзор һәм ТР Президенты Администрациясе вәкилләре катнашты.
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм мәгариф өлкәсендә коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында Татарстан буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.
Җирле үзидарә органнарының һәм мәгариф оешмаларының киләсе уку елына бурычлары билгеләнде, укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары, аларны чишү юллары турында фикер алышынды. Чыгыш ясаучылар укучыларны укыту һәм тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүгә уңай йогынты ясый торган уртак чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итү кирәклеген билгеләп үттеләр.
Ведомство вәкилләренең чыгышлары нәтиҗәләре буенча конкрет йөкләмәләр бирелде, дәүләт хакимияте органнары белән, шул исәптән контроль-күзәтчелек органнары белән дә хезмәттәшлек юллары билгеләнде.