Татарстанда олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өчен география һәм химия буенча профиль сменалар уза

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

14 августтан 31 августка кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында җәйге профильле сменалар уза: география буенча “Гео-фокус” 5 нче республика профильле сменасы һәм “Орбиталь” өлкән сыйныф укучылары өчен Кирпичников исемендәге 51 нче җәйге профильле химия мәктәбе.

География буенча «Гео-фокус» бишенче республика профиль сменасына Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән 9-11 сыйныф укучылары актив ял итү, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, табигать объектларын өйрәнү белән бәйле дәресләрдә география өлкәсендә яңа белемнәр алу максатыннан килделәр. Балалар башта аудиториядә мәгълүмат белән танышалар, ә аннары алган белемнәрен җирлектә ныгыталар. Дәрвишләр бистәсенә рельефның карст формаларына, Аккош күленә, Аккош урман паркына һәм Югары Ослан районының Печище авылындагы геологик кисемгә бару планлаштырылган.

География буенча төп компетенцияләрне формалаштыруга, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында тәкъдим ителгән биремнәрнең төп төрләре, аларны үтәү ысуллары белән танышуга юнәлтелгән проблемалы мәсьәләләр буенча лекция һәм практик дәресләрне сменада катнашучылар өчен КФУ белгечләре һәм укытучылары – география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының жюри әгъзалары үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International