Мишустин Ленар Сафинны КФУ ректоры итеп билгеләде

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстаннан РФ сенаторы Ленар Сафинны Казан федераль университеты ректоры итеп билгеләделәр. Тиешле күрсәтмәне Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

«Сафин Ленар Ринат улын «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе ректоры итеп биш елга билгеләргә», - диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International