Татарстанда август аенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды. Акциянең максаты-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, яңа уку елы балалар өчен уңай эмоцияләр һәм ярдәм белән башлансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү.
Мөслим районында "Таттелеком" оешмасы җитәкчесе Марсель Галиев 5 укучыга рюкзаклар тапшырды, укуларында уңышлар теләде.
"Хәерле юл сезгә! Яхшы билгеләргә укырга!" – дип юллады район Советы Аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов беренче сыйныф укучыларына.
Шулай ук даими спонсор - "Агромастер ПК" ҖЧҖ җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов 10 балага 100 мең сумлык ярдәм итте. Быел Мөслим районында 100 дән артык балага мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм итү планлаштырыла.