600ләп бала педагоглар белән бергә Кара диңгез буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына ял итәргә Анапаның «Глобус», «Витязево» курорт-шәһәренә китте.
Бүгенге көндә Татарстаннан 5 200 бала Кара диңгез буендагы лагерьларда ял итте. Быел җәй республикада барлыгы биш мең ярымнан артык бала ял итәчәк.
Яшь татарстанлылар Краснодар краеның биш сәламәтлек саклау учреждениесендә - «Витязево», «Глобус», «Юбилейный» һәм Кырым Республикасының - «Сатера» һәм «Сәләт Ак Барс» үзәкләрендә сәламәтләнәләр.
Балалар ялы артыннан җентекле контроль оештырылган.
2022 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә барлыгы 182 635 бала ял итәчәк, 1652 оешмада шәһәр читендәге стационар лагерьлар, санатор - курорт учреждениеләре, палатка лагерьлары, мәктәп яны лагерьлары.
Сәламәтләндерү кампаниясе башланганнан бирле барлык ял рәвешләрендәге 1 520 оешмада 148 224 бала ял иткән, бу җәйге план күләменең 86% ын тәшкил итә.