Татарстанның сигез районында мәктәпләрне ремонтлау тәмамланды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының сигез районы мәктәпләрендә ремонт эшләре тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Быел биш республика һәм федераль программа кысаларында 119 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, бүгенге көндә шуларның 30ы яңа уку елында укучыларны кабул итәргә әзер. 

Гомумән алганда, эшләр 91% ка башкарылган. Шул ук вакытта тугыз муниципаль берәмлектә күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән — Казан, Мамадыш, Әтнә, Әлмәт, Теләче, Әлки, Менделеевск, Кукмара һәм Яшел Үзән районнары, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Яңа уку елы башына шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә 167 азык-төлек блогы әзер булырга тиеш, аларның 79ы тулысынча ремонтланган инде. Программаны үтәү планның 96% ын тәшкил иткән. 21 районда эшләр тулысынча төгәлләнгән.

Балалар бакчаларына килгәндә, капиталь ремонт 88% ка үтәлгән. 22 учреждениенең алтысы – Азнакай, Түбән Кама, Зәй, Актаныш, Бөгелмә һәм Сарман районының Петровский Завод авылында файдалануга тапшырылган.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International