Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында вице-премьер Ләйлә Фазлеева рәислегендә Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын, аларны савыктыруны оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырыш барышында балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруның актуаль мәсьәләләре һәм агымдагы бурычлары каралды.
Шулай ук җәмәгать тәртибен саклау, объектларның террорчылыкка каршы якланышы һәм балаларның санитар-эпидемиологик иминлеге мәсьәләләре буенча Эчке эшләр министрлыгы әгъзалары докладлар белән чыгыш ясады, утырыш ахырында муниципаль берәмлекләр тыңланды.
Вице-премьер социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауга, балаларның комплекслы иминлеген тәэмин итүгә, ял һәм сәламәтләндерү оешмаларының террорчылыкка каршы саклануына аерым игътибар бирергә кушты.