Һадиуллин районнарга яңа уку елында ата-аналар өчен онлайн-җыелышлар үткәрергә тәкъдим итте

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин муниципалитетларга яңа уку елында ата-аналар өчен онлайн-җыелышлар үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта Мәгариф һәм фән министры Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.

«Һәр муниципалитетта мондый эш форматын оештырырга тәкъдим итәбез. Бу районнар, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренә ата-аналар җәмәгатьчелеге белән турыдан-туры аралашырга һәм ата-аналарның белем бирү процессына контролен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», –диде докладчы.

Һадиуллин искәртеп узганча, 2020 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында ата-аналар республика советы булдырылган. Министрлык квартал саен бер үк вакытта 20 меңгә кадәр катнашучы катнашында онлайн форматында ата-аналар җыелышлары үткәрә.

Аларда яшүсмерләрне тәрбияләү, авыр тормыш хәлендә калган балаларга психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук куркынычсызлык һәм күзәтүчесезлекне профилактикалау мәсьәләләре карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International