Комплекслы спорт мәктәбе чемпионнарның яңа буынын үстерергә әзер

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Идел буе спорт һәм туризм университетында яңа уку елы инновацияләрдән башлана, чөнки 1-нче сентябрьдә Казанда беренче федераль буйсынудагы комплекслы спорт мәктәбе ачыла. 

Комплекслы мәктәп Казан һәм Татарстан балаларына принципиаль яңа шартларда спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Балалар 10 спорт юнәлешенең берсен сайлый ала: акробатик рок-н-ролл, бадминтон, керлинг, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробатикасы, спорт гимнастикасы, фигуралы шуу, футбол һәм хоккей. 

Идел буе университетының иң яхшы спорт объектлары: Ишкәкле спорт төрләре үзәге, "Зилант" боз сарае, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге, Су спорт төрләре сарае һәм Бадминтон үзәге дәресләр үткәрү урыны булачак.

Комплекслы спорт мәктәбенең уникаль сыйфатларының берсе булып, шулай ук бөтен тренировка процессының медик-биологик күзәтүе торачак. Сүз Идел буе университетының физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институтында яшь спортчы организмының функциональ торышын комплекслы тикшерү турында бара. 

Комплекслы тикшерү нәтиҗәсендә ата-аналар баланың сәламәтлеге, физик эшкә сәләтлелеге, психологик һәм психофизиологик ресурслары турында тулы беркетмәләр ала, шулай ук баланың сайланган спорт төренә туры килүе турында спорт табибыннан консультация ала алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International