"Без-данлы гвардия уллары!" хәрби һәм патриотик җырлар Бөтенроссия ачык дистанцион (онлайн) музыкаль фестиваль – конкурсы игълан ителде. Гаризалар 2022 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә.
Фестиваль-конкурс Россия гвардиясе көненә багышланган. Бу истәлекле көн Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән 2000 елда билгеләнгән һәм 2 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Конкурста катнашу өчен дөньяның барлык илләре гражданнары, сәләтле балалар, яшүсмерләр, 3 яшьтән һәм аннан да югары яшьтәге иҗади яшьләр һәм олылар чакырыла. Анда мәктәп укучылары, студентлар, казак һәм башка корпуслар һәм сыйныфлар кадетлары, хәрби частьләрнең, көч структураларының хәрби хезмәткәрләре, югары хәрби уку йортлары һәм училищелар курсантлары, иҗтимагый оешмаларның һәм дәүләт учреждениеләренең иҗат коллективлары, шагыйрьләр, җыр, музыка-инструменталь һәм хореографик жанрдагы әсәрләрнең яшь авторлары һәм башкаручылары катнаша ала. Һәр катнашучы әсәрләрнең теләсә кайсы санын тәкъдим итә. Конкурста һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша ала.
Катнашу өчен 14 сентябрьгә кадәргариза бирергә кирәк.
Конкурс турында тулырак:
E-mail: soyuz-kultura@mail.ru
"Вконтакте» төркеме : https://vk.com/club206573659
Сайт: - https://soyuz-kultura.com/node/1062