Лениногорскиның 6 мәктәбендә ремонт эшләре бара

2013 елның 8 июле, дүшәмбе
Лениногорскида капиталь ремонт дәвам итә. Бүгенге көндә райондагы алты мәктәптә капиталь ремонт бара. Алар – 5нче, 7нче, 8нче, 10нчы, Тимәш һәм Иске Писмән мәктәбе.
Капиталь ремонт программасы нигезендә, түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке ишекләрен алыштыру, эчке коммуникация, санузел, фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган.
Арада мәйданы буенча иң зурысы – 7нче мәктәп. Өч катлы әлеге уку йорты укучылар санының күплеге буенча да башкалардан аерылып тора. Мәктәп бинасы үзе 1976 елгы. Директоры Ольга Тышко билгеләп үткәнчә, төзелгәннән бирле мәктәпнең капиталь ремонт күргәне булмаган. Коммуникацияләр челтәре дә бик нык таушалган, тәрәзәләр дә – җылыны тотмый. Шуңа кыш көне сыйныф бүлмәләре салкын, шулай ук электрүткәргечләр дә вакыт шактый узганын сиздереп тора.
Әлеге мәктәптәге капремонтка 20 миллионнан артыграк акчаны республика бюджеты бүлеп биргән. Шуңа 4 миллионны җирле бюджет өстәгән. Мәктәп 15 августка әзер булырга тиеш. Бу - республика хөкүмәте куйган таләп.
– Төзүчеләр барлык эшләрне тиешле вакытка төгәлләргә ышандыра. Иң мөһиме: уку процессына зыян килергә тиеш түгел, – ди директор.
Эшнең сыйфаты буенча да контроль көчле, аны мәгариф идарәсе, мәктәп администрациясе, ата-аналар комитеты контрольдә тота. Һәм барысы да мәктәп 1 сентябрьгә үзгәргән, яңарган килеш каршы алыр дигән өметтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International