Экспертлар: Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсенә игътибар кирәкле кадрларны үстерергә мөмкинлек бирә

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстанда мәгариф системасын үстерү республикада иң заманча таләпләргә җавап бирә торган яшь белгечләрне әзерләргә мөмкинлек бирә. Мондый фикерне «Казан талантлар ачык университеты 2.0» АКБО башкарма директоры Айдар Акмалов җиткерде.

«Мәгариф өлкәсенә зур игътибар булу кирәкле кадрларны үстерергә мөмкинлек бирә. Балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, көллиятләрдә дә, техникумнарда да инфраструктура яхшыруы күренә. Шул ук вакытта кадрларга да зур игътибар бирелә. Ел саен меңләгән укытучы квалификация күтәрү уза, үз күнекмәләрен камилләштерә. Яшь укытучыларның әзерлеген аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Максатчан укыту безнең әйдәп баручы университетлар базасында алып барыла. Бөтен республика буенча педагогика көллиятләрендә педагогика белгечлекләренә югары конкурсны билгеләп үтәсе килә. Педагогик колледжларда балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп өчен белгечләр әзерләү бара. Бу, минемчә, яшьләрнең кече яшьтән үк балалар белән эшләүнең мөһимлеген аңлавы турында сөйли», - дип билгеләп үтте Акмалов Эксперт клубы мәйданчыгында чыгыш ясап.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International