Россиядә алдынгы инженер мәктәпләренә 2030 елга кадәр 90 млрд. сум тирәсе акча юнәлдереләчәк

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр ителгәнчә, булачак 30 инженер мәктәбе бу акчаларга квалификацияне арттыра, укытучыларны яңадан әзерли, махсус белем бирү киңлекләрен һәм төрле санлы акыллы фабрикалар булдыра ала.

2030 елга кадәр Россия югары уку йортлары базасында Алдынгы инженер мәктәпләре булдыруга якынча 90 млрд. сум юнәлдерү планлаштырыла. Бу хакта дүшәмбе көнне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф оешмалары эшчәнлеген координацияләү департаменты директоры Виталий Гришкин әлеге мәктәпләр булдыруга багышланган түгәрәк өстәлдә белдерде.

Ул әлеге акчаларга квалификацияне күтәрү, укытучыларны яңадан әзерләү, махсус белем бирү киңлекләрен, төрле санлы акыллы фабрикаларны булдыру һ.б. күздә тотыла торган 30 инженер мәктәбе барлыкка килергә мөмкин, дип аңлатты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International