Казанда яшәүче балалар әсәрләре авторлары үз эшләрен Яшь тамашачылар театрының «Сказки от бабушки Нины» проектының икенче сезоны өчен җибәрә ала. Сайлап алынган әсәрләрне туры эфирда Татарстанның халык артисты Нина Калаганова укыячак.
Проектны оештыручылар рус телендә һәм тәрҗемә ителгән әкиятләр кабул итә, әсәрләрнең күләме һәм саны чикләнми. Үз эшеңне tuz-press@kazan-tuz.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин, хатта элемтә өчен контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Сказки от бабушки Нины» проекты узган елның декабрендә старт алды. Узган сезонда Нина Калаганова Олеся Феоктистова, Венера Новичкова, Борис Вайнер һәм Наилә Ахунова әсәрләрен укыды.