Лекторлар булып танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, күренекле галимнәр, фәнне популярлаштыручылар, бизнес лидерлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләре, спортчылар һәм башка остазлар чыгыш ясаячак.
Сентябрь акциясе инде өченче булачак. Беренче ике инициатива кысаларында 10 меңнән артык агарту чарасы узды, алар төрле яшьтәге 200 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Лекторларның чыгышлары трансляциясен 350 меңнән артык карау җыйган. Акция стартында 2021 елда беренче тыңлаучылар, нигездә, мәктәп укучылары булды, быел агарту чараларында студентлар да актив катнашачак: югары уку йортларында алар өчен күп кенә якты һәм актуаль чыгышлар оештырылачак.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, агарту акциясе матур традициягә әйләнде һәм бу төрле һөнәр берлекләре вәкилләре һәм яшьләр арасында мондый аралашу форматларының кирәклеге турында сөйли.