Яңа уку елында Казан мәктәпләрендә 144 мәктәп рестораны эшләячәк, бу ашханәләрнең гомуми саныннан 80 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР башкаласы мэры Илсур Метшин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә хәбәр итте.
Быел җәй шәһәрнең 29 уку йортының 30 азык-төлек блогында ремонт эшләре узды, шулай ук 18 нче номерлы гимназиянең яңа корпусында төшке аш залы ясалды. «Мәктәп укучыларының кайнар ризык кабул итү өчен генә түгел, аралашу, коммуникация өчен дә урыннары булырга тиеш», – дип өстәде ТР башкаласы җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, бу уку елында укучылар өчен түбәндәге яңартылган учреждениеләр үз ишекләрен ачачак: 131 нче номерлы лицей, 143 нче номерлы һәм 173 нче номерлы мәктәпләр, 18 нче номерлы гимназия. Соңгысында төп бинага янкорма төзелде, шуның аркасында уку йортының проект егәрлеге 300 укучыга артачак. 1 сентябрьгә 18 нче номерлы гимназия 670 укучыны кабул итәргә әзер булачак.
Моннан тыш, шәһәрнең белем бирү оешмаларында җылыту сезонына инженерлык коммуникацияләрен әзерләделәр. 16 объектта опрессовка һәм гидроюдырту үткәрелгән. Шулай ук 600 метр озынлыктагы челтәр ремонтланган һәм тузган җылылык радиаторлары алыштырылган.