1-нче номерлы Онлайн-мәктәп Россия укучылары өчен белем китапханәсенә бушлай керү мөмкинлеген мәңгегә ачты. Уку материалларыннан уңайлы форматта - мобиль кушымта аша файдаланырга мөмкин.
Белем китапханәсендә 1-11 сыйныф укучылары өчен бөтен мәктәп программасы буенча материаллар тупланган. Ә бу 3 меңнән артык лекция, видеодәресләр, иллюстрацияләр һәм узганнарны беркетү өчен тестлар. Мәсәлән, «1-нче сыйныф математикасы» бүлегендә сез саннарны өйрәнүгә әзерлек, нумерация, саннарны чагыштыру һ.б. темаларны таба аласыз. Дәресләрне шәхси кабинетта сакларга һәм аларны теләсә кайсы вакытта карарга мөмкин.
Белем китапханәсеннән Россия укучылары да файдалана ала. Мобиль кушымтаны (IOS һәм Android өчен) кәрәзле телефонга урнаштырып һәм гади теркәлү үтеп, бушлай керү мөмкинлеген алырга була.