1 сентябрьдә укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара

2022 елның 27 августы, шимбә

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте. Бу педагогларга бюрократик йөкләнешне максималь киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Яңа уку елыннан ук укытучылар белем бирү процессы белән турыдан-туры бәйле булган минималь документлар белән эшләячәк: бу - эш программасы һәм сыйныф журналы. Шул ук вакытта укытучы мәгариф министрлыгының якынча эш программасын ала алачак, бу чакта үз программаңны булдыру мәҗбүри түгел. 

Түгәрәк һәм секцияләр укытучылары дәрестән тыш эшчәнлек журналын, сыйныф җитәкчеләре тәрбия эше планын да тутыралар.

Педагоглар запрос буенча укучыларга характеристика яза алалар. Калган документлар өчен административ хезмәткәрләр җавап бирә.

Белем бирү оешмалары үз эшчәнлегендә электрон документ әйләнеше куллана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International