Яңа уку елында Казанның 25 мәктәбендә 600 укучы өчен 27 психологик-педагогик сыйныф ачылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәгариф оешмалары җитәкчеләренең август конференциясендә хәбәр итте.
"Белем бирү процессында өлкән сыйныф укучыларының һөнәри һәм цифрлы белемнәрен ныгытырга, шулай ук үзләрен практикада укытучы ролендә сынап карарга мөмкинлекләре булачак", – диде докладчы.
Ризванов мәктәп директорларыннан әлеге проектка аерым игътибар бирүләрен сорады. "Хөрмәтле җитәкчеләр, бу бик мөһим проект. Без булачак коллегаларыбызны әзерлибез", - дип ассызыклады ул.
Казанның мәгариф учреждениеләрендә 30 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән 16 меңнән артык педагогик хезмәткәр, аларның 6 488се балалар бакчаларында, 806сы – мәктәпләрдә, 1 832 се өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куя. Моннан тыш, 1-нче сентябрьдә шәһәр мәктәпләренә 300-ләп яшь белгеч киләчәк.