Илсур Һадиуллин: «Мәгариф системасында 2026 ел -Мирза Мәхмүтов елы»

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда «Республикада методик эшне үстерүдә алдынгы проектлар технологияләре» методистларының II республика форумы уза, ул өч елга бер мәртәбә уздырыла. Чара күренекле галим һәм педагог Мирза Мәхмүтовның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Мирза Мәхмүтов - дөньякүләм танылган галим һәм педагог, шәрык белгече. 1958 елдан 1976 елга кадәр ТАССР мәгариф министры булып эшләгән, 20 ел ТАССР Югары Советы депутаты булган, 17 ел - СССР Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү институты директоры.

Һадиуллин әйтүенчә, бу ел дәвамында Мәхмүтовка багышланган күп кенә  чаралар узачак. Мәсәлән, көз көне конференция узачак, шулай ук рус һәм татар телләрендә китаплар  чыгарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International