«Цифрлы укытучы» нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш, һәм ни өчен онлайн-укыту көндезге белемгә өстәмә буларак кына кулланыла ала? Бу сорауга Казанның 69 нчы мәктәбе директоры урынбасары Рөстәм Хаҗиев җавап бирде.
Рөстәм Хаҗиев – «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия педагогик конкурсының «XXI гасыр мәгариф процессына ясалма интеллект кертү» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом иясе. Укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен сыйфатлы оештырган һәм уздырган өчен Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның педагогик стажы – 10 ел.
«Укучыларга интерактив дәресләр үткәрү бик ошый»
- Рөстәм Айратович, сезнең мәктәптә укытучылар нинди цифрлы белем бирү платформалары кулланалар?
- Белем бирү платформалары күп. Һәр укытучы кайсы цифрлы платформада эшләргә кирәклеген үзе сайлый, әмма иң популярлары – ЯКласс» һәм «Учи.ру». Соңгысы башлангыч сыйныфлар өчен кулланыла.
- Сезнеңчә, укучыны цифрлы технологияләр ярдәмендә фән белән ничек мавыктырырга?
- Укучыларга интерактив дәресләрдә катнашу бик ошый. Аларны интерактив такта ярдәмендә, шул ук белем бирү платформаларында үткәрергә мөмкин. Балаларга интерактив такта янына чыгу, берәр нәрсәгә басу һәм мисал чишелешен күрү кызык. Укучыларга үзләре катнаша ала торган дәресләр кызыграк.
Заманча балалар "кулларында телефон белән туалар" һәм аларга нинди дә булса процесс белән идарә итү кызык. Дәресләрдә дә шул ук хәл, укучыларга укытучының дәреслек буенча укуы кызык түгел, аларга күбрәк интерактив дәрес ошый.
Болар барысы да безнең мәктәптә кулланыла, хәер, һәр сыйныфта да интерактив такталар юк, әмма алар булган сыйныфларда, без алардан тулысы белән файдаланабыз, әлеге дәресләр күңелле һәм мавыктыргыч үтә.