Владимир Путин ДХР, ЛХР һәм азат ителгән территорияләрдә мәктәп укучылары гаиләләренә 10 мең сум түләргә кушты

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожск, Харьков һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә яшәүче 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарының берсенә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүне тәэмин итәргә йөкләде. Мөһим шарт: мондый балалар күрсәтелгән территорияләрдә урнашкан мәктәпләрдә 2022 елның 15 сентябреннән дә соңга калмыйча укырга керешкән булырга тиеш.

Йөкләмә Кремльнең рәсми сайтында бастырылган.

Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International