Казан хакимияте балаларны цифрлы укыту проектларына грантлар бүлеп бирәчәк

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Казан мэры Илсур Метшин балаларны цифрлы күнекмәләргә өйрәтү буенча проектларның грант конкурсын эшләргә кушты. Мондый проектларны эшләүгә җәлеп итәргә ул педагогларны, психологларны, IT-тармак вәкилләрен һәм башка белгечләрне чакырды.

"Мондый проектларны эшләүгә яңа грант конкурсын игълан итү дөрес булыр иде. Тәкъдимнәр көтәм", - диде ул шәһәр мәгариф оешмалары җитәкчеләренең август конференциясендә.

Метшин фикеренчә, мәгълүмати технологияләр өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр өчен аеруча мөһим. "Цифрлы дөньяда аның телен белмәгән бала йөзә белмәгән һәм ачык диңгезгә эләккән кешегә охшаячак", - дип өстәде ул.

Шәһәр башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, шәһәр мәктәпләрендә булган заманча җиһазлар балаларга цифрлы киңлектә үзләштерелергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International