Яр Чаллы балалар бакчаларында 1 яшьтән ике яшькә кадәрге балалар өчен 70тән артык төркем ачкан. Аларга 900дән артык бала йөриячәк. Бу хакта август конференциясе вакытында җирле мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.
- Яңа төзелгән Мәләкәс арты, Яшьлек, Прибрежный микрорайоннарында урыннар җитмәү саклана. Шәһәр бюджеты хисабына киеренкелекне киметү максатында яңа төзелгән бакчаларда өстәмә 125 урын ачылды, - дип билгеләде ул.
Хәзер Чаллыда 131 муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Анда 33 304 бала йөри. Балалар бакчаларында 7226 педагог эшли. Соңгы биш елда автокалада 12 мәктәпкәчә учреждение төзелгән, тагын 36 ремонтланган.