Татарстанда «Профессионалитет» проекты кысаларында тагын 3 партнерлык турында килешү имзаланды

2022 елның 26 августы, җомга

25 августта Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында партнерлык турындагы килешүгә кул куелды.

2022 елда «Профессионалитет» федераль проектында Татарстанның «Авыл хуҗалыгы», «Машина төзелеше» һәм «Ягулык-энергетика комплексы» юнәлешләре буенча өч оешмасы җиңүче булды:

 - Әлмәт политехника техникумы «ТАТНЕФТЬ» ГАҖ, «ШЕШМАОЙЛ» АҖ, «Таграс-Холдинг» ҖЧҖ белән берлектә;

- Кукмара аграр көллияте «Восток» ҖЧҖ һәм «Бозкурт» ҖЧҖ белән берлектә;

- Яр Чаллы политехника көллияте һәм «КАМАЗ» ГАҖ.

«Профессионалитет» белем бирү-җитештерү үзәкләре Татарстанның эшләп килүче сәнәгать предприятиеләре өчен югары технологияле производстволарның җайлаштырылган белгечләрен әзерләү өлкәсендә җәлеп итү үзәге булачак.

«Профессионалитет» белем бирү-җитештерү үзәкләрен булдыруга Россия бюджетыннан һәр кластерга 100,0 млн.сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International