Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 26 августы, җомга

23 августта Татарстан мәгариф оешмаларында тәрбия мәсьәләләре буенча ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә социаль мәсьәләләрне алып баручы башлык урынбасарлары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, муниципаль берәмлекләрнең барлык гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Барлыгы 1 600 кеше.

Киңәшмә эшендә кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча мондый форматтагы киңәшмәне квартал саен үткәрергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International