Россиянең өч регионыннан химия укытучылары БДИга әзерлек темасы турында фикер алыштылар

2022 елның 26 августы, җомга

Казан дәүләт медуниверситетында Татарстан, Марий Эл һәм Калмыкия гомуми белем бирү мәктәпләренең химия укытучылары өчен «Химия буенча БДИ: югары баллны ничек алырга?» темасына методик семинар узды.

Әлеге семинар «Приоритет-2030» стратегик академия лидерлыгы программасы һәм 2021-2030 елларга Казан ДМУ үсеше программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. «Медицина сыйныфлары укытучыларының фәнни-педагогик потенциалы» дигән белем бирү проекты химия буенча бердәм дәүләт имтиханында 85 баллдан артык балл алган медицина сыйныфлары укучыларын әзерләүдә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм таратуга юнәлдерелгән.

Фикер алышуга Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Йошкар-Ола, Элиста һәм Тукай районы белем бирү учреждениеләреннән химия укытучылары да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International