Яңа уку елы алдыннан Россия спорт министры, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясе әгъзасы Олег Матыцин Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының Гыйльми советы утырышында катнашты. Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында ул югары уку йортында булды.
Гыйльми совет утырышы эшендә шулай ук Татарстан спорт министры, икътисад фәннәре кандидаты Владимир Леонов та катнашты.
Гыйльми совет утырышында илнең спорт министры кулыннан адаптив физик культура һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге кафедрасы мөдире Лариса Парфенова, җиңел атлетика һәм спортның ишү төрләре теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Сергей Павлов, гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Татьяна Заячук, гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Леонид Лопатин бүләкләнде.
Гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Валентина Косулинага Татарстан спорт министрлыгының Мактау грамотасын региональ спорт министры Владимир Леонов тапшырды. Шулай ук гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Ирина Кучерова да Татарстан спорт министрының Рәхмәт хатына лаек булды.
Идел буе университеты ректорының Рәхмәт хаты гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Вячеслав Тураевка тапшырылды.