Ятим балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия форумы кысаларында милли ашларны тәкъдим иттеләр

2022 елның 26 августы, җомга

24-25 август көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге» Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы булып узды. Форум эше танышу, тәҗрибә белән уртаклашу һәм гражданлык активистларының, коммерциячел булмаган оешмаларның, хакимият органнарының һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән иде. Биредә республиканың коммерцияле булмаган оешмалары тарафыннан тормышка ашырылган иң яхшы проектлар тәкъдим ителә.

Форум кысаларында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оешмада тәрбияләнүчеләр шулай ук актив катнаштылар. Алар «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды инициативасы белән оештырылган «Тәмле-татлы Татарстан» балалар гастрономия туризмы проектын тәкъдим иттеләр.

Проектта катнашучылар Идел буе халыкларының кулинар «пятачек» ларын оештырдылар. Биредә балалар милли ризыклар белән генә чикләнмичә, төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында да сөйләделәр. Милли ризыкларның төрлелеге барлык катнашучыларны таң калдырды.

Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр форумда катнашучылар һәм кунаклар тарафыннан югары бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International