Россия «Белем» җәмгыяте «Лекторлар лигасы» Бөтенроссия конкурсының өченче сезонына гаризалар кабул итүне 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә — конкурста мәгърифәтче булырга, үз аудиториясен табарга һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерергә теләгән һәркем катнаша ала. Конкурска Урта һөнәри, югары белемле һәм үз эшчәнлекләрендә уникаль белемнәре белән уртаклашырга әзер булган 18 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары кушыла ала. Шулай ук узган сезоннарда җиңүчеләр арасына кермәгән «Лекторлар лигасы» катнашучылары үзләре турында белдерә ала.
Конкурсның өченче сезонына теркәлү «Белем» Россия җәмгыяте сайтында уза. Гаризаны сигез юнәлеш буенча бирергә мөмкин: экология һәм хәйрия, социаль-гуманитар фәннәр, карьера һәм бизнес, фән һәм технологияләр, табигый фәннәр, медиа һәм маркетинг, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше.
«Лекторлар лигасы» бик тиз көчәя бара: 2021 елның беренче сезонында РФнең 80 субъектындагы 350 шәһәрдән 2553 гариза бирелгән, ә агымдагы елның икенче сезонында 5000нән артып киткән.