Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков бүген КФУның Яр Чаллы институтында булдылар. Алар инжиниринг үзәген карадылар, шулай ук вуз каршында барлыкка киләчәк яңа инженер мәктәбе өчен кампус төзү концепциясен бәяләделәр.
Кунаклар институтның фәнни-тикшеренү лабораторияләре эше белән таныштылар, аларның бер өлеше «КАМАЗ», «Форд Соллерс» һәм «Хайер» белән партнерлыкта оештырылган. Аларда автогигант хезмәткәрләре ел саен югары уку йорты базасында квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү уза. Эш 30 мәгариф программасы буенча алып барыла.
2022 елда КФУның Чаллы филиалы конкурс сайлап алуын узды һәм КАМАЗ белән бергә «Кибер Авто Тех» алдынгы мәктәбен булдыру һәм үстерү мөмкинлеге алды. Проект югары уку йортының һәм эре автопроизводительнең хезмәттәшлеген ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Өч ел дәвамында мәгариф учреждениесе базасында дүрт яңа бакалавриат белем бирү программасы, биш магистратура программасы һәм бер белгечлек ачылачак. Алар буенча автогигант өчен 132 инженер әзерләнәчәк. Шулай ук инженерлык мәктәбе үз эченә тугыз яңа квалификация күтәрү программасын һәм дүрт һөнәри әзерлек программасын ала. Аларны 360 КАМАЗ белгече узар дип көтелә.
Соңыннан институт директоры Мәхмүт Ганиев Рөстәм Миңнехановка һәм Валерий Фальковка инженер мәктәбе проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кампус Территориясен төзү концепциясен тәкъдим итте. Бүгенге көндә яңа лаборатория корпусы һәм ике тулай торак төзү өчен җир кишәрлекләре билгеләнгән.