Ата-аналар белән бердәм  һәм төп дәүләт имтиханнары  тапшырабыз

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Бүген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.

Акция Татарстан Республикасында  уздырыла. 2025 елга кадәр әлеге акция «Бергәләп бирәбез. Ата-аналар белән БДИ тапшыру көне  дип аталды һәм  аның инициаторы мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт иде. Ул вакытта акция  11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен генә ориентлаштырылган иде. Быел акциянең форматы үзгәртелде: акциядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары һәм аларның  әти-әниләре белән катнашалар.

    Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә имтиханнарга әзерлек белән бәйле психологик киеренкелекне бетерергә, имтихан процедурасы белән җәмәгатьчелекне таныштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International