1 апрельдән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында балалар бакчаларына балаларны туплау  башланды

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

 

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен  гаризалар бирү һәм аларның статусын   Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша тикшереп  карарга мөмкин.

Гаризаны” Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, яшәү урыны буенча мәгариф бүлегендә һәм Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләрендә биреп була.

Балалар бакчаларына баларны җыю  ел саен 1 июньнән 30 августка кадәр, ә Казанда һәм Чаллыда, Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч муниципаль районнарында 1 апрельдән 30 августка кадәр үткәрелә. Кайбер категория гражданнар өчен балалар бакчаларына ккбул иткәндә  ташламалар каралган.

Комплектлау чорында "кайнар линия" эшли:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы: (843)222-78-40, (843)222-78-41;

Казан шәһәре мәгариф идарәсе: (843)223-22-10;

Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе: (8552)23-13-36, (8552)23-13-34;

Яшел Үзән  районы мәгариф идарәсе: (84371) 4-97-53;

Биектау районы мәгариф бүлеге: (88436)52-36-02;

Питрәч районы мәгариф бүлеге: (88436)73-03-54, (88436)73-06-58.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International