Куелган бурычларны хәл итү өчен, Татарстанның өч югары уку йорты базасында Алдынгы инженер мәктәпләре ачу өчен зур эш башкарырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» кампусы мәйданчыгында хәбәр итте.
«Беренче бурыч — югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү. Икенчесе — куәтле эшләнмәләр үзәкләре булдыру. Яңа шартларда бу беренче планга чыга», - диде ТР Президенты.
Аның сүзләренә караганда, өченче бурыч — Россиянең башка төбәкләреннән һәм илләрдән килгән талантлы яшьләрне Татарстан мәгариф үзәкләренә җәлеп итү.
«„Татнефть“ компаниясенең Әлмәттә „Югары нефть мәктәбе“ кампусын булдыру буенча башкарган эшләре Россиянең күп кенә компанияләренә лаеклы үрнәк булып тора. Һичшиксез, биредә дөнья дәрәҗәсендәге югары нефть мәктәбе булачак», - дип өстәде ул.