Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә стратегик инициативалар агентлыгы "РФ ВЭБ" белән берлектә мәктәпләрне белем бирү максатларында роботехника белән тәэмин итәргә йөкләде.
Владимир Путин "РОББО" белем бирү робот техникасы платформасын мәгариф процессында кулланыла торган робот техникасы, ЗD-принтерлар, квадрокоптерлар һәм башка робот техникасы җитештерүгә кагылышлы өлешендә ярдәм итәргә кушты. Шул ук вакытта мәктәпләрдә информатика һәм технология кабинетларын мондый техника белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне карарга кирәк. Кирәк булган очракта, студентларны укыту һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү өчен югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары төзергә кирәк дип искәртте. Шулай ук президент "РОБО" АҖ белем бирү робот техникасын экспортлау мәсьәләләрен дә уйларга кушты.
Докладны декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Шулай ук Путин Санкт-Петербург хөкүмәтенә "РОБО" АҖгә Компетенцияләр үзәген булдыру өчен шәһәрдә финанс ягыннан ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.