27 августтан Татарстанда Liga Forum студентлар белем бирү форумының өченче сменасы башланды. Россия мәгариф учреждениеләренең барлык яшьләр һөнәри һәм креатив берләшмәләрен берләштерә.
Форум мәйданчыгына илнең 26 төбәгеннән 400дән артык студент җыелды. Алдагы ике смена эшчәнлек юнәлешләре буенча бүленгән булса, «Берләшмә» сменасы яшьләрне уртак кызыксынулар буенча берләштерде.
Исегезгә төшерәбез, форумның заявка кампаниясе май аенда старт алды. Өч сменада форум 1,2 мең студентны колачлаячак.