Яңа уку елында Яр Чаллының 24 мәктәбе ике сменада эшләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Автоград башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.
"Ике сменалы дәресләр 81 мәктәпнең 24-ендә барачак", - дип аңлатты шәһәр хакимияте вәкиле.
Хәлимов сүзләренчә, мондый мәктәпләр санына күптән түгел төзелгән барлык мәгариф учреждениеләре дә керәчәк.
Узган уку елында Чаллыда ике сменада шулай ук 24 мәктәп эшләде.