Әлмәттә мәктәпләргә капиталь ремонты 15 августка төгәлләү бурычы тора

2013 елның 9 июле, сишәмбе
Әлмәттә быел 9 гомумбелем бирү мәктәбенә һәм 1 коррекция мәктәбенә капиталь ремонт ясала. Моның өчен средстволар шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Хәзерге вакытта мәктәләрдә кызу эш чоры. Һәр объектка җаваплы вәкилләр беркетелгән. Һәр мәктәптә барган эш белән район башлыгы Мәҗит Салихов шәхсән үзе танышып чыкты.
Быелгы елда 10 белем йортын төзекләндерүгә 190 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Республика программасы буенча бу объектларда башкарыласы эшләр исемлегенә түбәне яңарту, тәрәзәләрне, эчке ишекләрне алмаштыру, бөтен эчке коммуникацияләрне ремонтлау, санитар челтәрләрне яңарту һәм алмаштыру кебек эшләр кертелгән. Әмма ремонт эшләрен тулы итү өчен эчке төзекләндерү, косметик ремонт, фасадны җылыту һәм буяу кебек эшләрне дә башкарырга кирәк. Бу өлкәдә зур ярдәмне “Татнефть” ААҖ күрсәткән, өстәмә ремонт эшләренә 12 миллион сум акча бүлеп биргән. “Алнас” ААҖ – 600, “ТАТЕХ” ЯАҖ 300 мең сум акча бүлеп биргән. Шулай ук мәктәпләрне яңарту эшенә элекке чыгарылыш укучылары да үзләреннән өлеш кертә.
Мәктәпләрне күзәткән вакытта Мәҗит Салихов подрядчы оешма җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары белән очрашып сөйләште. Төрле мәктәптә эшләр төрлечә бара. Әмма барлык төзүчеләр дә капиталь ремонт эшләре 15 августка төгәлләнәчәк дип ышандырырга тырыштылар.
Тулаем алганда, район башлыгы барган эшләрдән канәгать калуын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International