Казаннан Зилә Габдинова Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары исемлегенә керде

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның 116 нчы номерлы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова Пятигорскида уза торган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалисты булды.

Конкурсның беренче этабы августта узды. Конкурсантлар үзләренең медиавизиткаларын тәкъдим иткәннәр. Киләсе этапка Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 89 дәгъвачы арасыннан 68 җиңүче сайлап алынган.

16 сентябрьдә, конкурсның киләсе сынавы – «Класс сәгате» узачак. Шуннан соң жюри соңгы сынауга (мастер-класс үткәрү) узучылар исемлеген игълан итәчәк.

116 нчы лицейда Зилә Габдинова 1994 елдан эшли, ә аның гомуми педагогик стажы 27 елдан артык. ТР атказанган укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы һәм рәхмәт хаты, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Зилә Габдинова укучылары ел саен Ф.Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция, Г.Тукай әсәрләрен сәнгатьле укучылар шәһәр конкурсы, Ш.Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» халыкара театр иҗаты фестивале кебек республика һәм шәһәр конкурсларының призерлары була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International