Түбән Камадагы мәктәпкәчә учреждениеләрдә быел 178 төркем ачу планлаштырыла

2013 елның 12 июле, җомга
Түбән Камада киләсе уку елы өчен мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә төркемнәрне формалаштыру эшләре бара. Барлыгы 178 төркем ачу планлаштырыла, аларда 3500 бала тәрбия алачак.
“Электрон балалар бакчасы” системасында 6500дән артык бала теркәлгән. Июльнең беренче тугыз көнендә балалар бакчаларына 3307 бала урнаштырылган.
Тынычлык, Шинниклар, Төзүчеләр проспектларындагы, 34 нче һәм 36 нчы микрорайоннардагы мәктәпкәчә учреждениеләр бүген тулычынча комплектлаштырылган. Тагын 344 буш урын бар. Аларның 115е – 1 яшьтән алып 2 яшькә кадәрле балалар өчен, 229 урын 2 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларга планлаштырыла
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International