Зәйдәге ишегалды лагерьларында икенче смена башланды

2013 елның 12 июле, җомга
Зәй шәһәренең ишегалды лагерьларында икенче сменада эш башланды. Июнь ае дәвамында 2 ишегалды лагеренда 200гә якын баланы мәшгуль итү мөмкин булган.
- Җәй ахырына кадәр әлеге лагерьлар эшчәнлеге тынмаячак. Аларда балалар белән эшләү өчен педагогик хезмәт отрядыннан мәшгульлек үзәге аша түләүле хезмәткә 40 әйдаман җәлеп ителде. Алар - мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары. Махсус программа буенча ишегалды лагерьларына йөрүчеләр өчен төрле мавыктыргыч, файдалы уеннар оештыру планы расланды, шәһәр эчендә экскурсияләргә йөрү мөмкинлеге тудырылды. Июль аеннан авыл җирлекләрендә дә ишегалды лагерьлары эшли, - ди яшьләр эшләре идарәсенең студентлар хезмәт отряды үзәге җитәкчесе Тимур Хәлиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International