Татарстанда мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 50 мең сумга кадәр күтәрелде

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Татарстанда 76 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 36 меңнән артыгы мәктәпләрдә укыта, 22,3 меңе - балалар бакчаларында, 3,4 меңе - өстәмә белем бирү учреждениеләрендә. Тагын 11,4 мең кеше югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында эшли.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы хәзер 49,8 мең сумга җитә, балалар бакчаларындагы педагоглар - 42,6 мең сум, мәктәп җитәкчеләре - 57,6 мең сум, ә балалар бакчалары мөдирләре - 42,2 мең сум.

Моннан тыш, Татарстанда ОВЗ белән эшләүче педагоглар, Бөтенроссия олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәм башкалар өчен грантларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Быел сәләтле балалар белән эшләүче укытучыларга ярдәм йөзеннән генә дә республикада 24 млн сумнан артык акча бүленгән.

Илдә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Земский учитель» программасы ярдәмендә авыл җирлегендә вакантлы вазыйфаларга 32 педагог, аерым алганда, унысын Татарстан Республикасыннан җәлеп итә алдылар. Аларның һәркайсына 1 млн сум түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International