Татарстанда Туган тел көненә һәм Рус теле көненә багышланган чаралар уздыру планы расланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсенә республиканың Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Аерым алганда, март аенда Казанда мәгариф оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы, Туфан Миңнуллин исемендәге мәктәп укучыларының төбәкара фәнни-гамәли конференциясе һәм Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшьләр фәнни-тикшеренү укулары оештырылачак.
Апрельгә кадәр Казанда һәм Әстерханда гыйнвар аенда башланган татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай эзләре буенча арт-пленэр дәвам итәчәк. Шулай ук март аенда башланган “Тукайлы Болгар” Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы да апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Апрельдә "Сәләт" төбәк клубларында туган тел көне билгеләп үтеләчәк. Шулай ук язның икенче аена татар теле буенча XII Халыкара олимпиада, Яшь шагыйрьләр, язучылар һәм драматурглар өчен «Илһам» Бөтенроссия фестивале, туган тел Бөтенроссия форумы, бөек татар шагыйре Г.Тукайга багышланган башка вакыйгалар (китап күргәзмәсе, рәсемнәр конкурсы, фәнни-тикшеренү укулары, концерт, ачык лекцияләр һәм башкалар) билгеләнгән. Бу чараларның күбесе ТР башкаласында узачак.
Июнь чаралары, беренче чиратта, бөек шагыйрь һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланачак. Сүз халык алдында лекцияләр уку , китап күргәзмәләре, рәсемнәр конкурсы, "Пушкин ФЕСТ" рус мәдәнияте фестивале, 2 Пушкин балы” һ.б.лар турында бара.