Пермьдә ИФОның иң яхшы 182 укучысы өчен интеллектуаль олимпиадасының финалы башланды

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

12 мартта Пермьда мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы булды. Татарстан Республикасыннан Интеллектуаль олимпиадада Казан шәһәре Идел буе районыны мәктәпләреннән ( 8-11 сыйнылар) 13 укучы катнаша.

Пермьның Яшьләр йортына округның 14 төбәгеннән 180 дән артык бала җыелды. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән балаларны вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев котлады: «Бүген Олимпиада 10 нчы тапкыр старт ала. Ул Идел буе федераль округының яшьләр даирәсендә, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль ярышында зур вакыйга, анда безнең ил өчен иң мөһим фәнни-технологик һәм мәгариф юнәлешләре буенча иң яхшылар җыела.

Олимпиадада җиңүчеләр 14 мартта аталачак. Алар дипломнар, кыйммәтле призлар һәм команданың җиңүе өчен фирма кубогы алачак. Моннан тыш, барлык фәнни-техник юнәлешләрдә җиңүчеләр һәм призерлар Идел буе федераль округының күпчелек уку йортына укырга кергәндә БДИга өстәмә баллар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International