Нурлаттагы “Чишмәкәй” балалар бакчасына 8 миллион сумлык ремонт ясала

2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Нурлаттагы “Чишмәкәй” балалар бакчасына 8 миллион сумлык ремонт ясала. Эшләр инде башланган.
Ремонт кысаларында башкарыласы эшләрнең исемлеге шактый озын – барлык тәрәзәләр дә пластикка, җылылык, суүткәрү, канализация системалары, сантехника тулысынча алмаштырылачак, идәннәр, түбә яңартылачак, участокта күләгәле навеслар ясалачак. Бүгенге көндә төзүчеләр җылылык системасын, тәрәзәләрне алмаштырырга керешкән.
- Бакчаның иске бинасы 1968 нче елда, яңасы 1988 нче елда төзелгән. Шул еллар эчендә капиталь ремонт булмады да диярлек, ул бик кирәк иде инде, - ди бакча мөдире Галина Кореева. – Шөкер, быел республика хөкүмәтенең ярдәме белән шундый зур ремонтка тотындык.
Бакчада ремонт барса да, ул җәй буена нәниләр өчен ачык булачак икән. Бакчаның ике бинада урнашкан булуы әнә шулай төркемнәрне урнаштыру проблемасын ата-аналарга мәшәкать тудырмый гына хәл итәргә мөмкинлек биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International